ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Чәк-чәк музее бөтенроссия конкурсы Гран-при иясе булды

3 ноябрь 2019, 12:09

«Турист сувениры» 2015 елдан башлап илнең барлык федераль округлары территориясендә уза.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Чәк-чәк музее «Турист сувениры» бөтенроссия конкурсының Гран-при иясе булды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музей сувенирлары – бал белән чәй, татар тәм-томнары, открыткалар һәм магнитлар «Музейда туристик сувенирлар линейкасы» номинациясендә иң яхшылары дип табылды.

Шулай ук «Айдасувенир», «Милли сувенир» ҖЧҖ һәм «Казан йөрәге» Татарстан брендларына бүләкләр тапшырылды.

Бөтенроссия конкурсының финалында Россиянең 45 төбәгеннән барлыгы 401 сувенир тәкъдим ителде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10