ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Питрәчтә ир-ат, йортын һәм мунчасын саклап калам дип, янгында зыян күргән

3 ноябрь 2019, 11:42

Көек авылында 100 квадрат метр мәйданда янгын чыккан.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Питрәч районында янгында ир-ат зыян күргән. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Көек авылында йорт януы турында хәбәр килде. Ут мунчага күчкән.

Янгын сүндерүчеләрне 61 яшьлек йорт хуҗасы каршы алды. Ул янгынны үзе сүндерергә тырышуын, тик бите һәм куллары пешүен сөйләде. Табиблар аңа урында ярдәм күрсәтте.

100 квадрат метр мәйдандагы янгын 40 минут эчендә сүндерелде. Урында 7нче һәм 126нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре, шулай ук Шәле авылы янгын сүндерүчеләре эшләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10