ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама сәнәгать зонасындагы заводта янгынны тиз арада сүндерә алганнар

3 ноябрь 2019, 10:33

Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, кешеләргә куркыныч янамый.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Түбән Кама сәнәгать зонасындагы заводта янгынны тиз арада бетерә алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 7.49 сәгатьтә бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру 112 номерына Түбән Кама заводларының берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Урында фланц тоташтыруы җимерелү сәбәпле вакуумлы газойльнең (нефть эшкәртү продуктларының берсе) януы ачыкланды. Янгын мәйданы 4 квадрат метрдан артмаган.

90нчы янгын сүндерү бүлегенә янгынны сүндерү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү өчен 20 минуттан бераз гына артык вакыт кирәк булган. Нәтиҗәдә, гадәттән тыш хәл вакытында беркем дә зыян күрмәгән, кешеләр тормышына куркыныч янамый.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Түбән Кама сәнәгать зонасында соңгы ике айда бу инде өченче янгын. Сентябрь уртасында янгын сүндерүчеләр шәһәр заводларының берсендә ярты сәгатьтән артык факел яну белән көрәште. Бер айдан соң сәнәгать зонасында тагын бер янгын чыккан. Ике очракта да зыян күрүчеләр булмаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10