ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре нигезендә тоз куллану нормалары үзгәрде

3 ноябрь 2019, 11:04

Вероника Скворцова азык-төлек продуктларын куллануның рациональ нормалары буенча Тәкъдимнәргә үзгәрешләрне теркәүче боерыкка кул куйды.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова азык-төлек продуктларын куллануның рациональ нормалары буенча Тәкъдимнәргә үзгәрешләрне теркәүче боерыкка кул куйды. Аның нигезендә, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай үзенең телеграм-каналында тоз куллану дәрәҗәсе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә туры китерелде, дип яза. Бу хакта Интрерфакс хәбәр итә.

Аерым алганда, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тозны куллануны тәүлегенә 5 граммнан да арттырмаска киңәш итә. Биредә кеше куллана торган, ягъни бөтен ризыктан кергән тоз исәпкә алына. Шул ук вакытта, министр урынбасары кешеләр еш кына бу нормадан бер ярым, ике тапкыр күбрәк куллана, дип белдерә. Бу исә артериаль басым артуга, нәтиҗәдә, инфаркт яки инсульт куркынычын сизелерлек арттыруга китерә.

Салагай Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән тоз куллануны киметү ысуллары китерә. Бу - аш тозын куллануны һәм тозлы кабымлыклар куллануны киметү (монда, мәсәлән, соя соусы да керә).

Моннан тыш, аеруча кирәкмәгәндә тозлап җибәрмәс өчен өстәлдән тоз савытларын җыеп алырга киңәш ителә. Шулай ук товарлар сайлаганда этикеткаларын өйрәнеп, тоз азрак булганнарына игътибарлырак булырга кирәк.

Салагай кайбер тоз төрләренең гипертония китереп чыгармавы, чөнки чыгышы табигый, диюнең хаклыкка туры килмәвен әйтә. Тозның чыгышы түгел, ә анда булган натрийның күпме булуы мөһим.

Боерыкта шулай ук, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәре нигезендә, бөтен ризык тозы йодалы булырга тиеш, бу йод җитмәүгә бәйле авыруларны профилактикалау өчен бик мөһим, диелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10