ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Саратов шәһәренең «Шәех Сәет» мәдрәсәсе шәкертләренә Сөннәт хакында сөйләделәр

2 ноябрь 2019, 16:46

Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов шәкертләргә Рабигыль-әүвәл ае башлануы хакында искәртте.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). 30 октябрьдә Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов «Шәех Сәет» мәдрәсәсенең кичке бүлегендә беренче курста укучы шәкертләр белән очрашты. Ул Сөннәт хакында сөйләде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Үз чыгышының башында Мөкаддәс хәзрәт шәкертләргә Рабигыль-әүвәл ае - Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) дөньяга килгән ай башлануы хакында искәртте.

Мөфти шәкертләрне Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) тәрҗемәи хәлен күбрәк өйрәнергә, төп даталарны (пәйгамбәрлек итә башлау, беренче мөселманнар тормышындагы мөһим вакыйгалар, Мәдинәгә күченү һ.б.), шулай ук Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.с.) ярдәм күрсәтүчеләр һәм аның көрәштәшләренә әверелүчеләрнең сыйфатларын белергә чакырды.

Мөкаддәс хәзрәт мондый белемнәрдән башка Сөннәтне тулысынча аңлау мөмкин түгеллеген искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) традицияләре һәм мирасы мөселман кешесенә үзенең рухи дөньясын ныгытырга, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итә.

Очрашу ахырында Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы мәдрәсә шәкертләренең сорауларына җавап бирде, Рабигыль-әүвәл аен Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) сыйфатларын һәм аның Сөннәтен күбрәк өйрәнү өчен сәбәп буларак файдаланырга, шулай ук әлеге белемнәрне туганнары һәм дусларына җиткерергә чакырды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10