ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Болгар цивилизациясе музеенда «Сәнгать төне» вакытында өч яңа күргәзмә ачылачак

2 ноябрь 2019, 15:18

Биредә Болгар шәһәре рәссамнарының эшләрен һәм Болгар һөнәрчеләренең декоратив-гамәли сәнгать экспонатларын куелачак.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). 3 ноябрьдә Болгар цивилизациясе музее «Сәнгать төне» акциясенә кушылачак, ул «Сәнгать берләштерә» шигаре астында узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музейга килүчеләр игътибарына өч яңа күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Алар арасында «Бөек Болгар Татарстан Республикасы рәссамнары күзлегеннән», «Бөек Болгар пейзажлары һәм легендалары» дигән күргәзмәләр бар. Экспозицияләр Болгар шәһәре рәссамнарының эшләрен һәм Болгар һөнәрчеләренең декоратив-гамәли сәнгать экспонатларын (балчык, чыбык һәм агачтан ясалган эшләнмәләр) үз эченә ала.

Моннан тыш, теләгән һәркем «Рәсем сәнгате серләре» дигән интерактив чарада катнаша алачак.

Мәдәни чаралар Болгар цивилизациясе музеенда иртәнге сигездән кичке җидегә кадәр дәвам итәчәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10