ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Алексей Песошин хәрби хезмәткә багышланган «Синең сайлау!» акциясен ачты

2 ноябрь 2019, 15:03 , Фото: Александр Эшкинин

Алексей Песошин хәрби хезмәткә багышланган «Синең сайлау!» акциясен ачты «Казан» Гаилә үзәге янында «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итү» мәгълүмати-агитацион акциясе башланды.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстанда гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү өчен укыту-матди база камилләштерелгән, хәрби хезмәт нигезләре буенча район мәктәпара укыту-методик үзәкләр бар һәм кадет мәктәпләре челтәре ачылган. ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итү – Синең сайлау!» мәгълүмати-агитацион акциясендә шулай диде.

Үз чыгышында Алексей Песошин республиканың әлеге акцияне үткәрү урыны итеп икенче тапкыр сайлап алынганы өчен РФ Оборона министрлыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

«Моны хәрби исәп мәсьәләләре буенча республика һәм муниципаль хакимият органнары, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, хәрби хезмәткә чакырылышны оештыру һәм үткәрү эшчәнлеге нәтиҗәсе дип саныйм. Республика Хөкүмәте чакырылыш буенча хезмәт итү вакытының бер елга кадәр кимүе нәтиҗәсендә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә тагын да югарырак таләпләр куярга кирәклеген аңлый», - диде ТР Премьер-министры.

Ул республикада гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү өчен укыту-матди база камилләштерелүен, белем бирү учреждениеләрендә хәрби хезмәт нигезләре буенча район мәктәпара укыту-методик үзәкләр булдырылуын, кадет мәктәпләре челтәре ачылуын, гражданнарны хәрби-исәп белгечлекләренә әзерләү эшенең (шул исәптән уку йортларында да) киңәйтелүен билгеләп үтте.

«Моннан тыш, хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен дәвалау-сәламәтләндерү чараларының сыйфатын тәэмин итүче табибларның квалификациясенә карата таләпләр көчәйтелде. Боларның барысы да сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә яраксыз егетләрнең санын киметергә ярдәм итте», - дип искәртте Алексей Песошин.

Чарада хәрби хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре, максатчан торак займы алу өчен таныклыклар тапшырдылар. Шулай ук "Юнармия" Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10