ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Эльмира Кәлимуллина «Кире» комедиясе турында: Мине мондый кыяфәттә күргәнегез юк

2 ноябрь 2019, 12:43 , Фото: Султан Исхаков

Эльмира Кәлимуллина «Кире» комедиясе турында: Мине мондый кыяфәттә күргәнегез юк Бүген Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Татарстанның атказанган артисты катнашындагы картинаны премьера алдыннан журналистларга күрсәтәчәкләр.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Бүген, 2 ноябрьдә, татар телендәге «Кире» комедиясе (анда Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина да төшкән) премьера алдыннан журналистларга күрсәтеләчәк. Җырчы «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында белдергәнчә, тамашачыларның аны мондый кыяфәттә күргәне юк әле.

«Дөресен әйткәндә, сезнең мине мондый кыяфәттә күргәнегез юк әле. Комедиянең сценарие белән танышкач, мин болай дидем: «Бу бик тә кызык. Әлбәттә, уйнаячакмын. Әмма алга таба нәрсә булачак?» - диа аңлата җырчы.

Фильмда Мәскәү кешесе хакында сүз бара. Ул искелеккә ябышып ятучы Казан кешесен (аның гаиләсе һәм алсу төстәге кәҗәсе бар) шәһәр үзәгендәге йортын сатарга күндерү өчен Татарстанга килә. Геройларга – туры һәм күчерелмә мәгънәдә - бер фикергә килү кыен булачак.

Картинада шулай ук «Квартет И» театрында катнашучы Камил Ларин, артистлар Роман Ерыгин, Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин һ.б. төшкән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10