ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ренат Закиров: Фәрит Гыйбатдинов - татар дөньясының бөтенлеген кайгыртучы шәхес

2 ноябрь 2019, 12:21 , Фото: Салават Камалетдинов

Ренат Закиров: Фәрит Гыйбатдинов - татар дөньясының бөтенлеген кайгыртучы шәхес Әлеге минутларда филармония залында "Мишәр" ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлек юбилеена багышланган этник тамаша бара.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров Фәрит Гыйбатдиновны татар дөньясының бөтенлеген кайгыртучы шәхес дип билгеләп үтте. Бу хакта ул Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә мишәр татарларының "Кәрван мирас" этник тамашасында чыгышында әйтте.

Этник тамаша "Мишәр" ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлек юбилеена багышлана.  Тамаша Казанда Бөтендөнья татар конгрессы булышлыгы белән уза. Котлаучылар Фәрит Гыйбатдиновны бүгенге чын татар кешесе үрнәге дип тәкъдим иттеләр. 

Татарстан һәм Чувашстан Республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдиновны сәхнәдән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, мөфти Әлбир Крганов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла һәм башкалар котлады.

Ренат Закиров Чувашстан татарларын XXI гасыр татар авылы моделен булдыручылар икәнлеген искәртеп узды. Биредәге татарларның архитектура һәйкәле булырдай мәчетләр салуын, мәктәпләренә ел саен йөзәрләгән бала керүен билгеләп үтте. 

Ркаил Зәйдулла якташы Фәрит Гыйбатдиновка ТР Дәүләт Советы Рәисенең тәбрикләү сүзләрен һәм Дәүләт Советының истәлек билгесен тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10