ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Зәй янында бозлавык юлда җиңел автомобиль трассадан читкә төшеп киткән

2 ноябрь 2019, 13:04 , Фото: очевидцы

Зәй янында бозлавык юлда җиңел автомобиль трассадан читкә төшеп киткән Юл һәлакәте кичә кич Тынычлык бистәсе борылышында булган.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Зәй янында җиңел автомобиль, бозлавык булу сәбәпле, юл читенә таеп төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте кичә кич Зәйгә җитәрәк - Тынычлык бистәсе борылышында булган. Фаразланганча, машина йөртүче тайгак юлда идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән, автомобиль әйләнеп капланган.

Авария нәтиҗәсендә бер хатын-кыз зыян күргән. Аны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10