ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан кунакханәсендә балалар агулану турында мәгълүматны прокуратура тикшерә

2 ноябрь 2019, 10:17 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Казан кунакханәсендә балалар агулану турында мәгълүматны прокуратура тикшерә Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген гаммәви мәгълүмат чараларында Казанның «Кристалл» кунакханәсендә балалар агулану турындагы хәбәр чыкты. Хәзер Казан прокуратурасы шушы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлнең нечкәлекләрен һәм сәбәпләрен ачыклый. Мәгълүмат расланган очракта, тиешле чаралар күреләчәк. Кунакханәдә булган хәлне тикшерүне күзәтчелек ведомствосы махсус контрольдә тота.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10