ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Бүген Песошин Агросәнәгать паркында була, «Гаилә үзәге» янындагы акциядә катнаша

2 ноябрь 2019, 10:01 , Фото: архив tatarstan.ru

Бүген Песошин Агросәнәгать паркында була, «Гаилә үзәге» янындагы акциядә катнаша ТР Премьер-министры республика программаларының үтәлеше хакында докладлар тыңлаячак.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин берничә киңәшмә үткәрәчәк, шулай ук РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итүгә багышланган акциядә катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртән Алексей Песошин «Казан» Агросәнәгать паркында республика башкаласына фермерлар алып килгән продукция ассортименты белән танышырга ниятли. Шуннан соң ул «Казан» Гаилә үзәге янына юл тотачак.

«Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү — Синең сайлау!» акциясенә багышланган тантаналы чарада катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

«Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Казан югары танк команда училищесы оркестры, шулай ук Үзәк хәрби округ һәм Казан шәһәренең иҗат коллективлары чыгыш ясар дип көтелә. Моннан тыш, бәйрәм программасы махсус билгеләнүдәге отряд сугышчылары чыгышын, хәрби, махсус һәм тарихи техника күргәзмәсен үз эченә ала. Мәйданчыкта шулай ук кыр кухнясы эшләячәк, РФ Коры җир гаскәрләренең мәгълүмат пункты һәм контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылачак.

Көн дәвамында ТР Премьер-министры Татарстан Хөкүмәте йортында торак, шулай ук социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт буенча республика программалары үтәлеше турында киңәшмәләр үткәрәчәк. Алексей Песошин юл эшләре, агросәнәгать комплексы, Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре хакында докладлар тыңлаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10