ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Эльмира Кәлимуллина татар романсын һәм рэпны берләштергән клип тәкъдим итәчәк

2 ноябрь 2019, 09:52 , Фото: Султан Исхаков

Эльмира Кәлимуллина татар романсын һәм рэпны берләштергән клип тәкъдим итәчәк Татарстанның атказанган артисты яңа җырга төшерелгән видеоны тиздән интернетта урнаштырачак.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина якын көннәрдә интернетта татар романслары традицияләрен һәм рэпны берләштергән эксперименталь клип урнаштырачак. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында ул шул хакта хәбәр итте.

«Ике клип булачак, аларның берсендә без татар романсын һәм рэпны берләштердек, тиздән аны интернетта карап булачак», - дип ачыклык кертте җырчы.

Хәзерге вакытта Эльмира Кәлимуллина яңа татар җырлары яздыра. Тиздән аның рус телендәге ике җыры әзер булачак, шуларның берсе федераль радиода яңгыраячак.

Язын җырчы Россия буйлап гастрольләргә чыгып китәргә, турны Татарстан Республикасыннан башларга ниятли.

  • Әңгәмәне тулысынча «События» сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube сайтында «Татар-информ» каналында күреп була.
  • Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 2 ноябрьдә - 18.30 һәм якшәмбе, 3 ноябрьдә 13.30 сәгатьтә карап булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10