ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

"Татар табыны" бәйгесе тәмамланды

2 ноябрь 2019, 07:15 , Фото: Гөлүзә Василова

Бүләкләү чарасы Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары өчен оештырылган чара кысаларында үтәчәк.

 (Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). 1 ноябрьдә "Татар табыны" бәйгесе тәмамланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

7 октябрьдә башланган бәйгедә катнашучылар арасында көн саен берсеннән-берсе тәмлерәк ризыкларын пешереп Инстаграм, Вконтакте битләренә куеп баручылар да бар иде. Конкурс тәмамланса да, #татартабыны2019 хештегы белән кереп, андагы рецептлардан һәркем файдалана аласыз. 

Оештыручылар 15 финалистны сайлап ала. Финалистларның эшләре 11 ноябрьдә иртәнге сәгать тугызда сайтка куела. Алар арасыннан җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Тавыш бирү 18 ноябрьдә иртәнге сәгать тугызда туктатыла. Гран-при иясен финалистлар арасыннан оештыручылар сайлый. 

Гран-при иясе, конкурс нәтиҗәләре һәм бүләкләү тантанасы декабрь башында игълан ителә. Ул Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары өчен оештырылган чара кысаларында үтәчәк. Аның вакыты оештыручылар тарафыннан аерым хәбәр ителәчәк.

Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы һәм “Тәмле булсын!” рестораннар челтәре директоры, Халыкара Ассоциациясе Президенты Ризидә Хөсәенова белән берлектә оештырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10