ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Каманың студент кызлары ир-ат нинди булырга тиешлеге турында фикер алышты

2 ноябрь 2019, 06:23 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Каманың студент кызлары ир-ат нинди булырга тиешлеге турында фикер алышты Кызлар үзләре сайлаган парының армиядә хезмәт иткән булуы мөһимлеген әйтте.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Н. Лемаев исемендәге нефть-химия һәм нефть эшкәртү көллиятендә белем алучы студент кызлар «Ир-егеткә армия кирәкме? Хатын-кыз карашы» темасына сөйләштеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кызлар үзләре сайлаган парының армиядә хезмәт иткән булуы мөһимлеген әйтте. Берничә студент кыз егетенең армиядә хезмәт итүенә каршы булуын җиткерде.

2017 елда Түбән Камадан армиягә 524 кеше чакырылган, шуларның алтысы сәламәтлеге начар булу сәбәпле, кире кайткан. 2018 елда 472 егет чакырылган, шулай ук алтысы кире кайтарылган.

Быел 46 чакырылучының икесенә армиядә хезмәт итү рөхсәт ителмәгән. Авырулар арасында 29 процент егеттә - төрле терапевтик тайпылышлар, икенче урында – хирургия (19,1 процент), өченчедә - психиатрия (18,7).

«Армия хәзер социаль функция башкара, анда яшь кеше авырлыклар аша уза, ә аннан соң тормышта бу кыенлыкларны үз өстенә ала»,- дип нәтиҗә ясады Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссары Фәрит Миңгәрәев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10