ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Бердәмлек” газетасының элеккеге хәбәрчесе Фәния Шәфигуллина вафат булган

2 ноябрь 2019, 01:36

Ул сеңлесен җирләп, биш көн узгач вафат булган.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). 25 октябрьдә туксанынчы елларда “Бердәмлек” газетасында хәбәрче булып эшләгән Фәния Шәйхулла кызы Шәфигуллина  вафат булган. Аның сеңлесе, танылган журналист Лилия Шәфигуллинаны биш көн элек җирләгәннәр иде. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.

Фәния Шәфигуллина редакциягә эшкә чама белән 1993 елда килгән. Ә моңа кадәр ул зур тормыш юлы үтеп, абруй казанып өлгергән шәхес иде. Камышлы педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, ул район мәктәпләрендә укытучы, аннары мәктәп директоры булып эшли. Шушы чорда ук читтән торып югары белем ала.

1959 елда зур тәҗрибә туплаган булдыклы җитәкчене партиянең Камышлы районы секретаре итеп сайлап куялар. Ә районнарны берләштерү чоры башлангач, алтмышынчы еллар уртасында, Фәния Шәфигуллина тарих фәннәре буенча диссертация яклый һәм доцент дәрәҗәсендә Куйбышевның төрле институтларында тарих фәнен укыта.

Лаеклы ялга чыккач та, татар телен камил белүче милләттәшебез эшсез калмый, “Бердәмлек” редакциясенә эшкә чакырыла. Биредә ул үзен эзләнүчән, тормыш тәҗрибәсе зур булган журналист итеп күрсәтә. 2000 елда гына Фәния апабыз Мәскәүгә улы янына күчеп китә һәм әле тагын 19 ел буе баласы һәм оныклары янында яшәп, бакыйлыкка күчә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10