ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан математика буенча Россиядә иң зур турнирны кабул итәчәк

1 ноябрь 2019, 21:42

Яшь математикларның Урал турнирына Россиянең төрле шәһәрләреннән 100дән артык команда теркәлгән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда 5-12 ноябрьдә 54нче тапкыр яшь математиклар турниры узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Быел Казанга Россиядә математика буенча иң зур турнирны кабул итү хокукы бирелде», - диелә министрлык хәбәрендә.

Турнирга Казан, Ижевск, Киров, Мәскәү, Санкт-Петербург, Яр Чаллы, Төмән, Ульяновск, Уфа һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 100дән артык команда теркәлгән.

Яшь математикларның Урал турниры - 6-8нче сыйныф укучылары өчен шәхси-команда ярышы. Аны уздыру барышында шәхси һәм команда олимпиадалары, интеллектуаль уеннар, шулай ук мәдәни программа узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10