ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Зәкят” фонды аз керемле гаиләләргә 15 балалар коляскасы бүләк итте

1 ноябрь 2019, 20:42 , Фото: dumrt.ru

“Зәкят” фонды аз керемле гаиләләргә 15 балалар коляскасы бүләк итте Әлеге чараны “Зәкят” фонды быелның Рамазан аенда башлап җибәргән иде.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 4нче көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә балалар коляскасы бүләк итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кулланылышта булган, әмма яхшы сакланган 15 арбаны "Зәкят" хәйрия фондына битараф булмаган казанлылар тапшырган. "Коляскаларны алырга Казанның төрле районнарында яшәүче әниләр килде", - диелгән хәбәрдә.

Мохтаҗ гаиләләргә коляскалар тапшыру гамәлен “Зәкят” фонды быелның Рамазан аенда башлап җибәргән иде. “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында ул вакытта балалар арбалары 13 гаиләгә тапшырылган. Алар Казанда гына түгел, Татарстан һәм Чувашстан районнарыннан килгәннәр иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10