ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чыгарылыш укучылары өчен тарих буенча мәҗбүри контроль эш кертергә тәкъдим ителә

1 ноябрь 2019, 20:25

Ведомство башлыгы фикеренчә, мәктәпләр тәкъдим ителгән дәреслекләргә һәм тарихи-мәдәни стандартка күчү өчен этәргеч алачак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Рособрнадзор барлык Россия чыгарылыш укучылары өчен тарих буенча мәҗбүри контроль эш кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Контроль эш төбәк тарихы буенча программаларны үзләштерүне исәпкә алырга тиеш.

Рособрнадзор мәктәп тарихи мәгарифен камилләштерү чараларының нәтиҗәлелеген күзәтергә әзер, диде ведомство башлыгы Сергей Кравцов. Контроль эш мониторингның бер ысулы булачак.

Шулай ук төбәкләр тарихы буенча уку әсбапларына тарихи-мәдәни экспертиза уздырырга кирәк.

Сергей Кравцов фикеренчә, 2020 елдан контроль эш кертү мәктәпләргә һәм мәгариф идарәсенең төбәк органнарына тарихи-мәдәни стандартка һәм тәкъдим ителгән дәреслекләргә күчәргә этәргеч бирәчәк. Стандарт үткәннең төп вакыйгаларын принципиаль бәяләүне, шулай ук Россия тарихын укытуның төп алымнарын үз эченә ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10