ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия Хезмәт министрлыгы пенсияләрне билгеләү һәм түләү тәртибен гадиләштерәчәк

1 ноябрь 2019, 19:22

Кайбер мәгълүматлар Бердәм реестрлардан алыначак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы гражданнарга пенсияләр билгеләү һәм түләү тәртибен гадиләштерергә ниятли. Моның өчен ведомствода боерыкның махсус проектын әзерләгәннәр. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Аерым алганда, документ кешегә Россия Пенсия фондына иминиятләштерү, тупланма пенсияләр яки дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр билгеләү һәм яңадан санау өчен документлар тапшырырга туры килмәячәген күздә тота.

Мисал өчен, пенсия билгеләү өчен торак-эксплуатация оешмалары яисә җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелгән түләүләр. Алар баланы сигез яшькә кадәр тәрбияләү, күп балалы анага вакытыннан алда иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәк.

Боерык үз көченә кергәннән соң, әлеге фактны индивидуаль исәпкә алу белешмәләре, паспорт, никах турындагы таныклык, үлем турындагы таныклык, баласына сигез яшь тулу турында белешмәләр булган башка документлар нигезендә билгеләячәкләр.

Боерык проектына федераль дәүләт мәгълүмат системаларында булган мәгълүматлар беркетеләчәк. Сүз инвалидлар федераль реестрда булган мәгълүматлар буенча инвалидлыкны билгеләү турында, гражданнар хәле актлары бердәм реестрына кертелгән туу һәм үлү турында мәгълүматлар, гражданлык турында белешмәләр, яшәү урыны адресы һәм башкалар турында бара.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10