ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар Россиядә кыш җылы була дип вәгъдә итә

1 ноябрь 2019, 18:25

Һава торышы нормага якын яки нормадан артык булуы көтелә.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Россия территориясендә кыш җылы булачак, температураның климат нормасына якын һәм югарырак булуы көтелә. Бу хакта Россиянең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Роман Вильфанд сүзләренчә, кыш ил территориясенең күпчелек өлешендә явым-төшем күләме нормага якын булачак. Россиянең көньяк төбәкләрендә явым-төшем кытлыгы, шулай ук Таймыр һәм Көнбатыш Себердә явым-төшемнең кирәгеннән артык булуы мөмкин.

Моннан тыш, метеоролог билгеләп үткәнчә, чын салкыннарга кадәр «әлегә ерак». Нульдән түбән температура ноябрь ахырында гына күзәтелергә мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10