ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйдә давыл вакытында түбәләре җимерелгән гаилә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә

1 ноябрь 2019, 16:48

Зәйдә давыл вакытында түбәләре җимерелгән гаилә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә Табигать бәла-казасыннан зыян күргән гаиләгә өч көн эчендә 90 мең сумнан артык иминият акчасын түләгәннәр.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). 28 октябрьдә Зәй районында яшәүче Минеевлар гаиләсенең  сарай түбәсен көчле җил җимереп, торак йорт түбәсенә алып ташлаган. Аларга "Ак Барс Иминият" компаниясе ярдәм иткән. Минеевлар гаиләсе шуның өчен рәхмәт белдерә.

"Безнең гаилә бик нык куркып калды. Вакыт та кышка таба бара бит. Шөкер, без алдан ук йортны һәм милкебезне "Ак Барс Иминият" компаниясендә иминиятләштердек. Әлеге ышанычлы компания безгә тиз арада ярдәм кулы сузды. Милеккә зыян килү турында гариза белән мөрәҗәгать иткәч, компания өч көн дәвамынды безгә 90 мең сумнан артык иминият акчасын түләде", дип яза алар.

Минеевлар беренче тапкыр әйбәт кенә тәмамланган иминият очрагына эләктек дип сөенә. "Хәзер без төгәл беләбез: "Ак  Барс Иминият" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте иң кыйммәтлене дә ышанырга мөмкин булган тотрыклы компания. Клиентларга карата җылы мөнәсәбәт күрсәткән өчен һәм тиз түләүләр өчен без бик рәхмәтле. Компаниягә үсеш һәм уңышлар телибез", - ди алар.

Реклама хокукларында 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10