ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әтнә театры Екатеринбургка Халыкара фестивальгә китә

1 ноябрь 2019, 16:51 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Әтнә театры Екатеринбургка Халыкара фестивальгә китә "Фронтовичка" спектакле “Алтын битлек” театр премиясенең Россиянең соңгы сезондагы иң яхшы спектакльләре тупланган лонг битенә кертелгән.

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры "Фронтовичка" спектакле белән Екатеринбургка юлга җыена. Бу хакта театрның маркетинг һәм PR буенча директор киңәшчесе Гөлүсә Батталова хәбәр итә.

Әтнә театры Екатеринбург шәһәрендә узучы "Коляда-plays" Халыкара театр фестивалендә катнаша. Ул 5 ноябрьдә Илсур Казакбаев куйган "Фронтовичка" спектаклен Екатеринбургның «Щелкунчик» балет театрында уйнаячак.

Спектакльне “Алтын битлек+” проекты өчен "Алтын битлек" эксперты Оксана Кушляева да тамаша кылачак, дип хәбәр итәләр Әтнә театрыннан.

"Фронтовичка" спектакле “Алтын битлек” театр премиясенең Россиянең соңгы сезондагы иң яхшы спектакльләре тупланган лонг битенә кертелгән. Спектакльдә төп рольне башкарган Рәзинә Мөхлисуллина аерым билгеләп үтелгән.

  • "Коляда-plays" Халыкара заманча драматургия театр фестивале 5 – 10 ноябрь көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә үтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10