ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Эльмира Кәлимуллина татар эстрадасында үсеш бар дип саный

1 ноябрь 2019, 16:40 , Фото: Султан Исхаков

Эльмира Кәлимуллина татар эстрадасында үсеш бар дип саный Хәзерге татар музыкантлары дөнья трендларына йөз тотарга тиеш, диде Татарстанның атказанган артисткасы.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Хәзерге татар эстрадасы үсә, татар музыкантлары бүген дөньякүләм музыкаль трендларга йөз тотарга тиеш. Бу хакта Россия җырчысы, «Голос» конкурсының финалисты һәм Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Татар эстрадасында үсеш бар. Бездә локомотив бар, музыка индустриясендә юнәлеш бар. Ул - Көнбатыш. Киңрәк карарга, үзеңә генә йомылмаска кирәк. Әлбәттә, үз продуктыңны булдырырга, әмма дөньяга яраклашырга кирәк», - ди җырчы.

Эльмира Кәримуллина музыкантларның үз-үзен идентификацияләү турында онытмыйча, киң тамашачы өчен әсәрләр иҗат итү вариантны атады.

  • Әңгәмәне тулысынча иртәгә, 2 ноярьдә,  «События» сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була.
  • Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 2 ноябрьдә 18.30 һәм якшәмбе, 3 ноябрьдә 13.30 сәгатьтә карап булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10