ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Лаеш башлыгы Илдус Зарипов гаммәви мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итте

1 ноябрь 2019, 14:50 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Лаеш башлыгы Илдус Зарипов гаммәви мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итте Илдус Зарипов Теләче районындагы элеккеге хезмәттәшләренең мәгълүмати һөҗүм оештыруы хакында хәбәр итте.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов республика гаммәви мәгълүмат чараларына рәсми белдерү белән «Татар-информ» агентлыгына мөрәҗәгать итте.

«Кичә, 31 октябрьдә, мин мәгълүмати һөҗүмгә дучар булдым. Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында, имештер, мине тоткарлау турында хәбәрләр чыкты. Миннән эш буенча бары тик сорау гына алдылар. Тикшерү мәнфәгатьләрендә эшнең нечкәлекләренә тукталмыйм, ул минем Теләче районы башлыгы сыйфатында элеккеге эшемдәге проект белән бәйле. Коррупциядә шикләнелгән кешеләр гаепне миңа аударырга тырыша», - диелә белдерүдә.

«Теләчедәге технопаркны төзүчеләр исемемне каралту өчен җитди мәгълүмати ресурсларны эшкә җикте. Минем гаммәви мәгълүмат чараларына мөрәҗәгатемне әлеге вазгыятьне тикшерү һәм яла ягуда гаепле кешеләргә җәза бирү үтенече белән хокук саклау органнары һәм прокуратурага мөрәҗәгать буларак бәяләвегезне үтенәм», - ди Зарипов.

Моңа кадәр матбугат чараларында Илдус Зариповның 5 миллион сум күләмендә ришвәт алуда гаепләнүе турында мәгълүмат таралган иде. Соңрак республика прокуратурасының тикшерү комитеты гамәлләренә протест белдерүе билгеле булды.

  • Быел сентябрьдә Илдус Зарипов Татарстанның Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул 2011 елдан бирле республиканың Теләче районын җитәкләде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10