ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиягә Белоруссиядән коры сөтне азрак китерә башлаганнар

1 ноябрь 2019, 16:10 , Фото: архив/Султан Исхаков

Россиягә Белоруссиядән коры сөтне азрак китерә башлаганнар Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры искәрткәнчә, Белоруссиядән Россиягә продукция китерү структурасы үзгәреш кичергән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Белоруссиядән Россиягә коры сөт китерү күләме 2018 ел белән чагыштырганда кимегән. Россия Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов Казанда журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Әгәр саннарга күз салсак, быел Белоруссиядән коры сөт китерү күләме 2018 ел белән чагыштырганда кимүен күрәбез. Бездә продукцияне китерү структурасы берникадәр үзгәреш кичерде – коры сөт китерү күләме азайса, сыр, киресенчә, артты. Бу баланслар буенча күренә», - диде ул.

Артем Белов билгеләп үткәнчә, узган ел Белоруссиядә күп кенә предприятиеләрне ябарга карар кылганнар. Аның сүзләренчә, нәтиҗәдә коры сөт китерү күләме кимегән, ә сыр белән тәэмин итү арткан. «Ягъни импортның структурасы үзгәреш кичерде», - дип сүзен йомгаклады ул.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, якындагы ике елда Татарстанда 17 мең баш сыерга исәпләнгән 24 сөтчелек комплексын файдалануга тапшыру күздә тотыла.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10