ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиянең үзенең иярченле телефон элемтәсе барлыкка киләчәк

1 ноябрь 2019, 14:43

Хәзерге вакытта Россиядә иярченле элемтә өчен чит ил орбиталь төркемнәре файдаланыла.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең үзенең иярченле телефон элемтәсе системасын булдыру перспективалары хакында «Гонец» компаниясе («Роскосмос»ның элемтә, тапшырулар һәм ретрансляция буенча бердәм операторы) генераль директорының беренче урынбасары Олег Химочко сөйләгән. Бу турыда РИА Новости агентлыгына хәбәр итте.

Мондый хезмәтләрне икенче буын «Гонец» элемтә системасы тәкъдим итәчәк, аны 2024 елда төзи башлаячаклар. Олег Химочко сүзләренчә, орбиталь төркем барлыгы 28 иярченнән торачак.

«Гонец» яңа буын системасында шулай ук Россия территориясендә иярченле телефония функциясен дә гамәлгә ашыру күздә тотыла. Бүгенге көндә Россиянең иярченле телефония базарында нигездә Iridium, Globalstar, Inmarsat, Thuraya кебек чит ил компанияләре тәкъдим ителүен исәпкә алсак, әлеге бурычны хәл итүне бик тә мөһим һәм вакытлы дип саныйбыз», - диде ул.

Хәзерге вакытта Россиядә иярченле элемтәдән чит ил орбиталь төркемнәре аша гына файдаланырга мөмкин. Хәтта Оборона министрлыгы да Американың Iridium операторы хезмәтләреннән файдалана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10