ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Нияз Акмалны искә алу кичәсендә шагыйрьнең тавышын аудиоязмадан тыңлаганнар

1 ноябрь 2019, 14:25 , Фото: vk.com/yazuchilar

Нияз Акмалны искә алу кичәсендә шагыйрьнең тавышын аудиоязмадан тыңлаганнар Сарманның бер урамына Нияз Акмал исемен бирергә җыеналар.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). 30 октябрьдә Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә талантлы шагыйрь, көчле публицист, халык күңеленә кереп калган мәгънәле җырлар авторы, үзенчәлекле прозаик Нияз Акмалны искә алу кичәсе үтте. Кичәдә Нияз Акмалның үз тавышын аудиязмада тыңлаганнар. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Бирегә шагыйрьнең дуслары, туганнары, якташлары, каләмдәшләре, шигырь сөючеләр, җырчылар җыелган. “Гадиләр арасында да гади” булган, “шигъриятне тирән аңлаган асыл зат”, -  дигән аның хакында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин.

 

Нияз Акмалның энесе Нәсим Акмал аның энциклопедик дәрәҗәдә белемле булуын әйткән. Үзенең остазы дип санаган Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен дә яттан белгән. Сабакташы Рафис Сәлимҗанов аның турында “тормышны шигырь итте, шигырьне тормыш итте” дип истәлекләре белән уртаклашкан.

 

Сабакташлары Фәйрүзә Мөслимова, Рафис Корбан, Наилә Вилданова, Гөлсәрия Басыйроваларның чыгыш ясаган. “Яшь ленинчы”да бергә эшләгән, шагыйрьне шактый еллар якыннан белгән Ләбиб Лерон аны “йөрәк белән язучы шагыйрь” дип атаган. Казан кунагы Марат Закиров Нияз Акмалга багышлап язылган шигырен укыган.

Нияз Акмал башкалар өчен каләмен кызганмаган мөхәррир дә була. Вакыты белән исәпләшми, үз мәнфәгатьләрен читкә куеп торып, башкаларның әсәрләрен камилләштерүне, яңа каләм 

Сарманның бер урамына Нияз Акмал исемен бирү мәсьәләсе дә хәл ителә, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10