ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Минтимер Шәймиев: Сиңа гарәп дөньясында ышансалар, бөтен эшләр дә барачак

1 ноябрь 2019, 13:54 , Фото: архив/Рамиль Гали

Минтимер Шәймиев: Сиңа гарәп дөньясында ышансалар, бөтен эшләр дә барачак Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Казанда гарәп илләре вәкилләре катнашында дөньякүләм форумнар үткәрелә.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россиянең элеккеге Премьер-министры Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан оештырылган «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме гарәп дөньясы белән тыгыз икътисади элемтәләр урнаштыру өчен нигез булды. Татарстан Республикасының беренче Президенты һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев «МИР» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Евгений Максимович Примаковны гарәп дөньясында чиксез яраттылар һәм хөрмәт иттеләр, чөнки ул күп телләр, тарихны бик яхшы белә, аның абруе бәхәссез иде. Бүгенге көнгә кадәр шулай. Әгәр сиңа гарәп дөньясында ышансалар, ул чагында бөтен эшләр дә барачак», - дип искәртте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Аның сүзләренчә, мондый вазгыятьне бүгенге көндә дә күзәтергә мөмкин.

«Хәзерге вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Евгений Примаковның хокуклы варисы санала. Ул әлеге төркемгә җитәкчелек итә. Без Казанда гарәп дөньясы белән бизнес һәм банкинг буенча конференцияләр үткәрәбез, хәләл продукция буенча икътисади элемтәләрне үстерәбез. Бер сүз белән әйткәндә, без үзебез өчен әлеге ишекләрне ачтык», - диде Минтимер Шәймиев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10