ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанда Мәүлид кичәсенә багышланган чаралар программасы билгеле

1 ноябрь 2019, 13:28 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казанда Мәүлид кичәсенә багышланган чаралар программасы билгеле Казан мәчетләре барлык теләүчеләрне фильм карарга, видеобәйгеләрдә һәм викториналарда катнашырга чакыра.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан мәчетләрендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне – Мәүлид ән-Нәбигә багышланган чаралар башланды. Мәүлид кичәләрендә вәгазьләр һәм Коръән аятьләре укыла, мөнәҗәтләр башкарыла, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелә, аның тормышы һәм пәйгамбәрлек эшчәнлеге, ул күргән хәлләр, могҗизалар турында хикәятләр сөйләнә. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан мәчетләре барлык теләүчеләрне фильм карарга, видеобәйгеләрдә һәм викториналарда катнашырга, лекцияләр, шул исәптән балалар һәм яшүсмерләр аудиториясенә юнәлтелгән чыгышлар тыңларга чакыра.

«КиноМәүлид» театральләштерелгән-кинематографик проекты кысаларында, 12 декабрьдә «Ривьера» күңел ачу үзәгендә («Эрмитаж» концертлар холлы) «Плацебо» фильмы премьерасы көтелә.

Мәүлидкә багышланган чаралар Казанда 30 октябрьдә «Бабаларыбыз мирасы» дип исемләнгән халыклар дуслыгы кичәсе һәм башкаланың «Гаилә» мәчетендә үткәрелгән мәҗлес белән башланып китте. Татарстандагы иң тантаналы Мәүлид ән-Нәби чарасы традиция буенча Болгарда 2019 елның 8 ноябрендә узачак.

Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чараларның тулы исемлеге:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары

10 ноябрь.  «Болгар» мәчете. Коръән уку, салаватлар әйтү, мөнәҗәтләр, вәгазь.

13 ноябрь. «Нурислам» мәчете (*ирләр өчен генә)

Мәскәү һәм Киров районнары

06 ноябрь. «Ярдәм» мәчете, программада - балаларның чыгышлары

15 ноябрь. «Миргазыян» мәчете, «Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы» темасына викторина (*чараны уздыру көне үзгәрергә мөмкин)

Ай дәвамында мөхтәсибәтнең барлык мәчетләрендә «Мин Мөхәммәд Пәйгамбәрне ни өчен яратам?» дигән темага видеоконкурс (хронометраж - 1 минут), «Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормышы» рефератлар бәйгесе (кулъязма рәвешендә 3-4 бит)

Совет районы

01 ноябрь. «Шәрәфетдин» мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

02 ноябрь.«Ибраһим» мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

03 ноябрь. «Бохар» мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

08 ноябрь. "Чебакса" мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

09 ноябрь. "Ислам" мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

16 ноябрь. "Сәлах" мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

09 ноябрь. "Ярулла" мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

08 ноябрь. "Мәдинә" мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

15 ноябрь. "Әхтәм" мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

14 ноябрь. "Дин Ислам" мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

Вахитов һәм Идел буе районнары

08 ноябрь. «Ризван» мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

04 ноябрь. «Апанай» мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

14 ноябрь. Иске таш мәчет, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

13 ноябрь. Зәңгәр мәчет,  Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

17 ноябрь. «Гадел» мәчете, 

13 ноябрь. «Әмәт тавы» мәчете, Коръән уку, салаватлар, мөнәҗәтләр, вәгазь.

12 ноябрь. Кабан арты мәчете,  "Пәйгәмбәрең кем синең?" дип исемләнгән чара

13 ноябрь. Кабан арты мәчете, Рус телендә «Пәйгамбәребезнең холкы» дигән темага лекция

14 ноябрь. Кабан арты мәчете, Мәктәп укучылары өчен «Мөхәммәд Пәйгамбәр – барча галәмнәргә рәхмәт» дигән темага лекция 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10