ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россиядә тарих буенча мәҗбүри контроль эш кертергә тәкъдим иттеләр

1 ноябрь 2019, 14:12

Белгечләр төбәк тарихы буенча укыту әсбапларына тарихи-мәдәни экспертиза үткәрергә кирәк дип саный.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Рособрнадзор төбәк тарихы буенча программаларны үзләштерүне дә исәпкә алган, Россиянең барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да мәҗбүри булган тарих буенча контроль эш моделен фикер алышулар өчен тәкъдим итәргә әзер. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство җитәкчесе Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, Рособрнадзор мәктәптә тарихи белемне камилләштерү буенча чараларның нәтиҗәлелегенә мониторинг ясарга мөмкин.

«Аерым алганда, Рособрнадзор төбәк тарихы буенча программаларны үзләштерүне дә исәпкә алган, Россиянең барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да мәҗбүри булган тарих буенча контроль эш моделен фикер алышулар өчен тәкъдим итәргә әзер», - диде ул Россия тарихы буенча яңа укыту-методика комплексы концепциясен камилләштерүгә багышланган эшче төркем утырышында.

Сергей Кравцов искәрткәнчә, Рособрнадзор шулай ук төбәк тарихы буенча укыту әсбапларына тарихи-мәдәни экспертиза үткәрергә кирәк дип саный.

Тарихи-мәдәни стандарт тарихтагы төп вакыйгаларга принципиаль бәя бирүне, мәктәптә Россия тарихын укытуда төп алымнарны үз эченә ала.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10