ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Җитештерүдә бәхетсезлек очрагы өчен иминият кертемен арттыралар

1 ноябрь 2019, 12:05

Документ нигезендә федераль законның 266, 267 һәм 268нче маддәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри иминият кертемен арттыру турындагы закон проектын хуплады. Алга таба аны Дәүләт Думасына тапшыралар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Документ нигезендә, бурычлы затның милке хисабына мәҗбүри тәртиптә түләнергә тиешле иминият кертеме, пени һәм штраф күләмен 500 сумнан 3 мең сумга кадәр арттырып, федераль законның 266, 267 һәм 268нче маддәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Узган елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин 2020-2021 еллардагы план чорына җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә гамәлдәге тарифларны саклап калуны күздә тоткан федераль законны имзалады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10