ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә хаҗиларның статусын билгели торган закон үз көченә керде

1 ноябрь 2019, 11:10

Хаҗиларны урнаштырган, транспорт хезмәте күрсәткән, ашау-эчү белән тәэмин иткән (һ.б.) өчен хәзер дини оешмалар җавап бирәчәк.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә «Туристлык нигезләре турында» һәм «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында»гы федераль законнарга төзәтмәләр үз көченә керде. Алар хаҗиларның статусын билгели һәм алар өчен яңа кагыйдәләрне гамәлгә кертә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Төзәтмәләр нигезендә, хаҗи – йолаларда катнашу өчен дини урыннарга сәфәр кылучы, «Туристлык нигезләре турында»гы закон аңа кагылмый. Дини объектлар белән танышырга килүче туристлар исә, закон нигезендә, гыйбадәт кылу тәртибен үтәргә һәм аларның тышкы кыяфәте тиешле таләпләргә туры килергә тиеш.

Әгәр турист оешкан төркем составында сәяхәт итә икән, таләпләрнең үтәлешенә туроператорның күзәтчелек итүе шарт.

Хаҗиларны урнаштырган, транспорт хезмәте күрсәткән, ашау-эчү белән тәэмин иткән (һ.б.) өчен хәзер шул учреждениеләрнең территорияләрендәге дини оешмалар, шулай ук әлеге оешмаларга караган компанияләр җавап бирә. Моннан тыш, алар турфирмалар белән хаҗиларга хезмәт күрсәтү турында килешүләр дә төзи ала.

Яңа закон «дин тотучыларның изге урыннарга сәфәр кылу хокукын якларга, шул исәптән аларны шундый сәфәрләрне оештыручы намуссыз компанияләрдән сакларга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты башлыгы Сергей Гаврилов.

Рус православие чиркәвендә билгеләп үтүләренчә, әлеге төзәтмәләр хаҗ кылуның сыйфатын һәм дини объектка сәфәр кылган вакытта алынган мәгълүматның дөреслеген гарантияли.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10