ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Песошин төбәкләр үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашачак

1 ноябрь 2019, 08:04 , Фото: архив/tatarstan.ru

Песошин төбәкләр үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашачак Татарстан Республикасы Премьер - министры Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин Мәскәүдә Россия вице-премьеры Виталий Мутко җитәкчелегендә узачак Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашачак. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясендә Региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашырга планлаштыра", — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Көн тәртибендә төбәкләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләрне бүлү, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре кертелгән.

Россия Федерациясендә региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе Россиянең стратегик территориаль планлаштыруын гамәлгә ашырганда федераль, региональ һәм җирле хакимият органнарын координацияләү, шулай ук региональ үсеш механизмнарын булдыру өчен төзелде. Комиссия рәисе - Россия вице-премьеры Виталий Мутко.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10