ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда -8 градуска кадәр салкынайтачак

1 ноябрь 2019, 07:14 , Фото: архив/Владимир Васильев

Татарстанда -8 градуска кадәр салкынайтачак Юлларда урыны белән бозлавык була.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда салкын, болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез көчле явым-төшем көтелми. Юлларда урыны белән бозлавык була. Көндезге сәгатьләрдә көньяк-көнбатышка таба җилгә күчү белән уртача төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.

Караңгы вакытта термометр баганалары -8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы нульдән -4 градуска кадәр күтәреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10