ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Түбән Камадан унбиш яшьлек кыз Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә катнаша

1 ноябрь 2019, 06:33

Түбән Камадан унбиш яшьлек кыз Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә катнаша XI "Бөтендөнья парамузыкаль фестиваль" гала-концертлары сериясе 28 октябрьдә Калуга өлкәсендә зур иҗади тамаша белән ачылды.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Бөтендөнья парафестиваленең көзге этабында Түбән Кама һәм Татарстан Республикасын 15 яшьлек Мәликә Һадиуллина тәкъдим итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

XI "Бөтендөнья парамузыкаль фестиваль" гала-концертлары сериясе 28 октябрьдә Калуга өлкәсендә зур иҗади тамаша белән ачылды. Фестивальдә катнашучыларны Калуга драма театры кабул итте.

Мәликә Түбән Кама мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә укый һәм беренче сыйныфтан ук үзенең укытучысы Алла Добротворская җитәкчелегендә ишарәләр телендә җырларга өйрәнә.

Мәликә Һадиуллинаның парамузыкаль фестивальдә катнашуы Түбән Кама мэриясе ярдәме белән оештырылды, проектның мәгълүмати партнеры булып Түбән Кама шәһәренең "Рубаха" инклюзив оешмасы тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10