ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Уфадан Зәйнетдиновлар гаиләсе Төркиядә узган халыкара бәйгедә җиңгән

31 октябрь 2019, 20:23

Конкурс Анталиядә 26 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Россия һәм Төркия арасындагы мәдәният һәм туризм елы кысаларында уза.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Уфада яшәүче Зәйнетдиновлар гаиләсенең  Төркиядә узган «Республика» гаилә ансамбле халыкара музыкасы конкурс-фестивалендә җиңү яулады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Конкурс Анталиядә 26 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Россия һәм Төркия арасындагы мәдәният һәм туризм елы кысаларында уза.

Күп жанрлы конкурста, башкорт башкару сәнгатен күрсәтеп, Зәйнетдиновлар алты диплом алды. Шуларның дүртесенә алар «Фольклор», «Халык биюе», «Музыкаль инструментта уен» номинацияләрендә беренче урыннарны яулап лаек булды.

Гаилә башлыгы - Башкортстанның халык артисты, виртуоз-дөнья кубызчысы Миндигафур Зәйнетдинов. Алар хатыны Гөлгенә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10