ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Бүген Әлмәт театры 75 еллыгы белән котлаулар кабул итә

31 октябрь 2019, 20:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бүген Әлмәт театры 75 еллыгы белән котлаулар кабул итә "Театр - мәдәниятебезнең таҗы. Əлмәт театры - шәһәрнең визит карточкасы", - диде Əлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Əлмәт татар дәүләт драма театрын юбилей белән котлаучылар аны театраль Татарстанның асылташы, шәһәрнең визит карточкасы дип атадылар. Бүген Əлмәт театры үзенең 75 еллык юбилеен бәйрәм итә.

"Кичә башланыр алдыннан да Театр тарихы турында сөйләштек. Күз алдына китерегез: Нефть табылган җирдә театр да барлыкка килгән. Димәк, биредә мәдәни тормышның әһәмиятен аңлаганнар - авыр елларда да театр ачылган. Театр - мәдәниятебезнең таҗы. Əлмәт театры - шәһәрнең визит карточкасы", - диде Əлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Театр коллективына РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәтен, Татарстанның халык артистлары Рафик Таһиров белән Рамил Минхановка, театр директоры Фәридә Исмәгыйлевага РФ мәдәният министрының рәхмәт хатларын Тимур Нагуманов тапшырды.

Театр артистлары Римма Гайсина һәм Фазыл Насыйбуллинга Татарстанның атказанган артистлары исеме бирелү турында да юбилей сәхнәсеннән игълан ителде.

"Театр дигәч, Туфан Миңнуллин искә төште. Бервакыт ниндидер футболмы, хоккеймы матчыннан соң сугышканнар. Депутатлар шуның буенча фикер алышканда Туфан абый басып: "Театрга йөрсеннәр. Спектакльдән соң тамашачыларның чыгып сугышканын күргәнегез бармы?" дигән иде", - дип башлады тәбрикләү сүзләрен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Əхмәтов.

Марат Əхмәтов театрның күренекле артистлары Луиза Солтановага, Мәдинә Гайнуллинага Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева Марат Əхмәтовка үз чыгышы белән сәнгать теле үрнәге күрсәтүе өчен рәхмәтләрен җиткерде.

ТР Мәдәният министрлыгы котлауларын һәм Рәхмәт хатларын министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов җиткерде. Министрлыкның Рәхмәт хатларын алучылар арасында театр артистлары Фазыл Насыйбуллин, Динар Хөснетдинов, Римма Гайсина, театрның әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева һәм башкалар бар иде.

Театрны "Татнефть" компаниясе исеменнән аның профсоюз рәисе Гомәр Яруллин котлады. Ул ел йомгаклары буенча театрга акчалата ярдәм булачагын хәбәр итте. Театрның сәхнәсен яңартырга 86 миллион сум акча бирелүен дә көчле алкышлар астында сәхнәдән ул игълан итте.

Театрның юбилей кичәсе репертуардагы спектакльләрдән өзекләр белән бара. Залда театрның дуслары - республика театрлары җитәкчеләре һәм артистлары, театраль тамашачы утыра. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10