ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмарага Айтматов исемендәге Халыкара Иссык-күл форумы вице-президенты килде

31 октябрь 2019, 23:11 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмарага Айтматов исемендәге Халыкара Иссык-күл форумы вице-президенты килде Кунаклар Чыңгыз Айтматовның нәсел шәҗәрәсе белән бәйле булган тарихи урыннарда булды.

(Кукмара, 31 октябрь, "Хезмәт даны"). Шушы көннәрдә Кукмарага Чыңгыз Айтматов исемендәге Халыкара Иссык-күл форумы вице-президенты Динара Жумабаева һәм форумның җәмәгать киңәшчесе Максим Малин килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар Чыңгыз Айтматовның нәсел шәҗәрәсе белән бәйле булган тарихи урыннарда - Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее, беренче гимназия һәм Мәчкәрә авылында булды.

Кунакларны музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина озатып йөрде. Алар Бишкәктән фото һәм башка документлар белән музей фондын тулыландырырга ярдәм итәчәкләре турында ышандырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10