ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Санкт-Петербургта медиафорумда татар басмаларын чыгару хакында сөйләштеләр

31 октябрь 2019, 19:35 , Фото: tatar-congress.org

Санкт-Петербургта медиафорумда татар басмаларын чыгару хакында сөйләштеләр Татар медиафорумында «XXI гасыр басмасы нинди булырга тиеш?», «Социаль челтәрләрнең роле» кебек темаларга фикер алыштылар.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә Татар медиафорумында Санкт-Петербургта татар басмаларын чыгару һәм популярлаштыру, шушы җирлектәге татар порталларын тәкъдим итү, татарлар тормышына кагылышлы вакыйгалар турында мәгълүматны тарату кебек мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Форумда Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ринат Вәлиуллин, Милләтләр йорты җитәкчесе Елена Кузнецова, Санкт-Петербургтагы Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнаша.

Биредә шулай ук тарихчылар, журналистлар, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә бар.

Чыгыш ясаучылар Санкт-Петербургта чыгарылучы татар басмаларына, аеруча «Нур-Свет» газетасы эшчәнлегенә, аның тарихына тукталды. «XXI гасыр басмасы нинди булырга тиеш?», «Социаль челтәрләрнең роле» кебек темаларга да фикер алыштылар. Гөлназ Шәйхи чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының «Татарлар» газетасы белән таныштырды.

Очрашу Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге ярдәмендә оештырылды, диелә хәбәрдә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10