ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ата-аналарны балаларны каникулда караучысыз калдырмаска чакыралар

31 октябрь 2019, 18:46 , Фото: архив/Рамиль Гали

Ата-аналарны балаларны каникулда караучысыз калдырмаска чакыралар Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә температураның кискен төшүе көтелә.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кечкенә баланы су объектлары, автотрасса яки урманда өлкәннәр күзәтчелегеннән башка калдырып, ата-аналар аның тормышын куркыныч астына куя, дип кисәтә. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Олылар күзәтчелегеннән башка су янында балалар уеннары, бигрәк тә биек ярларда яки беренче бозда - куркыныч.

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә температураның кискен төшүе көтелә. Бигрәк тә эчке сулыкларда - вак күлләрдә һәм буаларда, елга култыкларында боз катуы ихтимал.

Көннәр суытуы мәктәп каникуллары вакытына туры килер дип көтелә. Бу вакытта ата-аналарга балалар артыннан контрольне көчәйтергә һәм балаларның су янында уйнау омтылышларына юл куймаска кирәк, дип искәртә коткаручылар.

Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү фактын билгеләгәндә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре идарәсе бүлекчәләре вәкилләре балаларның ата-аналарын РФ КоАП 5.35 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарта ала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10