ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәдрәсә шәкертләрен Ислам фәннәре һәм гарәп теле олимпиадасына чакыралар

31 октябрь 2019, 20:11 , Фото: архив/Рамиль Гали

Мәдрәсә шәкертләрен Ислам фәннәре һәм гарәп теле олимпиадасына чакыралар Беренче республика олимпиадасында шәкертләр «Ислам хокукы», «Дин нигезләре» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә белемнәрен сынаячак.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). 21 ноябрьдә Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Татарстанның һөнәри мөселман уку йортлары (мәдрәсәләр) арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча I Республика олимпиадасы узачак. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Анда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Буа, Мамадыш һәм Ютазы районнарыннан ике дистәдән артык шәкерт катнашуы көтелә.

Интеллектуаль ярышта катнашучылар «Ислам хокукы», «Дин нигезләре» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә белемнәрен сынаячак. Олимпиада гарәп сөйләмен, Коръәнне дөрес һәм матур укый белүгә язма һәм телдән тест биремнәрен үтәү рәвешендә узачак.

Республика бәйгесендә җиңүчеләр Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XII Бөтенроссия олимпиадасында катнаша. Илкүләм олимпиада быел декабрь башында Казанда узар дип көтелә. Анда Татарстан, Башкорстан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Черкес республикалары, шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка төбәкләренең дини белем бирү йортлары студентлары катнаша.

Олимпиаданың республика туры беренче тапкыр Татарстаннан иң сәләтле шәкертләрне сайлап алу һәм бөтенроссия этабына җибәрү өчен оештырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10