ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда 2025 елда узачак йөзү буенча дөнья чемпионатына яңа бассейн төзеләчәк

31 октябрь 2019, 16:40 , Фото: архив/Владимир Васильев

Казанда 2025 елда узачак йөзү буенча дөнья чемпионатына яңа бассейн төзеләчәк
 Владимир Сальников белдергәнчә, «Казан Арена»ны бассейн буларак җәлеп итү планлаштырылмый.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казанда 2025 елда узачак йөзү буенча дөнья чемпионаты өчен яңа бассейн төзергә мөмкиннәр. Бу хакта матбугат конференциясендә Дөнья Кубогы этабы башланыр алдыннан Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников сөйләде.

«Ул йөзү буенча гына түгел, спортның башка төрләре буенча да турнирларны кабул итә алыр иде. Стадионнар белән экспериментлар ясауны дәвам итәрбез дип уйламыйм. Шәһәр барлык карарларны да кабул итәчәк, әмма иң мөһиме — тиешле күләмдә тамашачы урыннарын булдыру. Без моны күрербез дип өметләнәм», — дип хәбәр итте журналистларга Сальников.

2015 елда «Казан Арена» футбол стадионында Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты өчен йөзү бассейны урнаштырылды. Ул 18 мең тамашачыга исәпләнгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10