ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә дүрт егет тәмәке һәм алкоголь кибетеннән 100 мең сумга товар урлаган

31 октябрь 2019, 16:11 , Фото: скриншот видео

Әлмәттә дүрт егет тәмәке һәм алкоголь кибетеннән 100 мең сумга товар урлаган Җинаятьчеләрнең эзенә чыгарга видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалар ярдәм иткән.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә дүрт егет тәмәке һәм алкоголь кибетеннән 100 мең сумга товар урлаган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Октябрь башында кибет хуҗасы полициягә мөрәҗәгать итә, Ул төнлә билгесез затларның кибеттәге тәрәзәне ватуы һәм гомуми суммасы 100 мең сумнан артык булган хәмер һәм тәмәке алып чыгулары хакында сөйли.

Видеокүзәтү камераларыннан алынган язмаларны карагач, тәртип сакчылары дүрт егетнең битлек һәм перчаткаларда кибеткә керүен, кәрҗингә азык-төлек төяп кибеттән алып чыгуын ачыклый. Егетләргә җинаять кылу өчен барлыгы 2,5 минут вакыт кирәк булган.

Полиция хезмәткәрләре караклык, урлау һәм талау өчен элегрәк хөкем ителгән дүрт кешене (аларның өлкәненә нибары 20 яшь) тоткарлаганнар. Алар үз гаебен таныдылар. Хәзер полиция җинаятьчеләрнең Чаллы һәм Бөгелмәдәге шундый ук җинаятьләргә катнашы барлыгын тикшерә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10