ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Театраль Идел буе» фестивале спектакльләрен күрсәтү тәмамланды

31 октябрь 2019, 15:50

«Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүчеләр өчен финал тавыш бирүе ноябрь аенда узачак.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). «Театраль Идел буе» фестивале спектакльләрен күрсәтү тәмамланды. Спектакльләрне Татарстан халкы октябрь дәвамында «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында бәяләде. Бу хакта фестивальнең оештыру комитеты хәбәр итә.

  • Беренче этапта проектта 483 коллектив булды. 94 студент һәм 331 мәктәп коллективыннан 7 мең яшь актер катнашты.

Татарстаннан финалга Казан дәүләт мәдәният институты студентлары тәкъдим иткән «Парковка» спектакле һәм Автошәһәрнең «РИФ» театр студиясенең «Жил-был пес» спектакле чыкты.

Финал тавыш бирүе ноябрьдә узачак. «Иң яхшы спектакль өчен түләүсез 8 800 350-35-43 номеры буенча тавыш бирергә мөмкин булачак. Һәр спектакльнең үз тәртип номеры — 1дән 14кә кадәр – студентлар, 15тән 28гә кадәр мәктәп укучылары, бар», - дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.

Проектта катнашучыларның барлык спектакльләре һәм тавыш бирү номерлары театраль Идел буе.рф проектының рәсми сайтында урнаштырылган. Башка төбәкләрдән килгән катнашучылар өчен генә тавыш бирергә мөмкин. Конкурс нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар һәм мәктәп театрлары, шулай ук «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актер» һәм «Иң яхшы актриса» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Конкурс лауреатлары призлар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә җиңүче коллективлар истәлекле билгеләр һәм яңа спектакльләр куюга максатчан грантлар алачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10