ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Зөләйха күзләрен ача» спектакле Халыкара театр олимпиадасында катнашты

31 октябрь 2019, 15:32

Спектакль башкорт телендә рус теленә синхрон тәрҗемә белән уйналды.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры «Зөләйха күзләрен ача» спектакле белән Санкт-Петербургта узган Халыкара театр олимпиадасында зур уңыш белән чыгыш ясады. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

27 һәм 28 октябрьдә Айрат Әбушахмановның Гүзәл Яхина романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» спектакле Г. А. Товстоногов исемендәге Зур драма театры сәхнәсендә күрсәтелде. Спектакль башкорт телендә рус теленә синхрон тәрҗемә белән уйналды.

Зур коллектив белән башкорт театры өченче тапкыр Россиянең мәдәни башкаласына килде. 1970-1980 елларда - гастрольләр белән, ә бу юлы ул Олимпиадага чакырылган иде. Анда 20 илдән 50дән артык спектакль катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10