ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан халкына бозлавык вакытында саклык чаралары турында искә төшерәләр

31 октябрь 2019, 15:17 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстан халкына бозлавык вакытында саклык чаралары турында искә төшерәләр Бүген кичке алтыдан соң һәм 1 ноябрьдә кичке алтыга кадәр Татарстан юлларында урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген һәм иртәгә республика территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кичке алтыдан соң һәм 1 ноябрьдә кичке сәгать алтыга кадәр Татарстан юлларында урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җәяүлеләргә таймый торган аяк киеме әзерләргә, сак һәм ашыкмый гына йөрергә киңәш итә. Өлкән кешеләргә кул таягы яки шиплы махсус таяклардан файдалану яхшы булачак. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, чүгәләргә тырышып, егылу биеклеген киметергә тырышыгыз.

Машина йөртүчеләргә кинәт кенә тормозга басуны яки туктап калуны булдырмаска тырышырга һәм автомобильләрнең техник торышына игътибар бирергә киңәш итәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10