ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Туймазы татар дәүләт драма театры Казанга гастрольгә килә

31 октябрь 2019, 21:54 , Фото: архив/Владимир Васильев

Туймазы татар дәүләт драма театры Казанга гастрольгә килә 5-7 ноябрьдә Кариев театрында Тумйазы артистлары өч спектакль куячак.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Туймазы татар дәүләт драма театры Казанда Кариев театры бинасында иң яхшы өч спектаклен күрсәтәчәк. Бу турыда Кариев театры матубгат хезмәте хәбәр итте.

5 ноябрьдә театр сөючеләрне Х.Ибраһимов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Җизнәкәй” музыкаль комедиясе көтә.

6 ноябрьдә Т.Миңнуллинның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе була.

7 ноябрьдә күренекле башкорт драматургы Ә.Атнабаевның “Игезәкләр” комедиясен тәкъдим итәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10