ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

КФУ профессоры: Кар катламы барлыкка килүен ноябрь ахырында гына көтәргә кирәк

31 октябрь 2019, 14:57 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

КФУ профессоры: Кар катламы барлыкка килүен ноябрь ахырында гына көтәргә кирәк Юрий Переведенцев сүзләренчә, климатик шартлар кар катламының барлыкка килүенә мөмкинлек бирми.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстан башкаласында карның булмавы климатик шартларга бәйле, кар катламының барлыкка килүен ноябрь ахырында гына көтәргә кирәк. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә без кыш алды дип аталган чорда яшибез. Климатик үлчәүләр буенча, ул октябрь ахырында башланып, 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Хәзерге вакытта климат буенча уртача тәүлеклек температура ноль билгесе аша үтә. Чама белән 23 ноябрьдән башлап, температура 5 градус аша узачак, бу кышның башлануын аңлата. Казанда тотрыклы кар катламы 18-19 ноябрьдә барлыкка киләчәк», - диде ул.

Аның әйтүенчә, Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, шимбәдән температура күтәрелә башлый, көндез җылытачак. Бүгенге пәнҗешәмбедән җомгага каршы төн иң салкын төн булачак.

«Безнең метеостанция мәгълүматлары буенча, бүген температура +1,4 градус тәшкил итәчәк, иртәгә дә явым-төшемнәр көтелми. Бүгенге көндә Казанда тотрыклы кар катламы турында сүзнең булуы да мөмкин түгел, һава торышы моңа мөмкинлек бирми», - дип белдерде Переведенцев.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне республика юлларында тәүге бозлавык хасил булуы хакында кисәткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10