ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Фуат Мансуров урамы барлыкка киләчәк

31 октябрь 2019, 14:37 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казанда Фуат Мансуров урамы барлыкка киләчәк Татарстан башкаласының алты яңа урамына республиканың мәшһүр кешеләре исемнәре биреләчәк.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казанның Совет районында, «Мое Царицыно» торак массивы территориясендә алты яңа урам барлыкка киләчәк. Аларга Татарстанның мәшһүр кешеләре исемнәре биреләчәк. Бу хакта Казан мэриясенең документлар җыентыгында хәбәр ителә.

«Казан шәһәренең Совет районы «Мое Царицыно» торак массивы территориясендә яңадан формалашкан урамнарга түбәндәге исемнәрне бирергә (кушымта): 1.1. Беренче урамга – Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены кавалеры, Казанның математика машиналары заводы хезмәткәре Капитонов Николай Михайлович (1927-2009) исемен кушарга һәм алга таба аны «улица Николая Капитонова — Николай Капитонов урамы» дип атарга», - диелә җыентыкта.

Моннан тыш, икенче урамга Советлар Союзы Герое, сугыштан соң Казанда эшләгән, аерым моторлаштырылган понтон-күпер батальонының бүлек командиры Александр Сергеев исеме бирелде, өченче урам исә Россиянең халык артисты Фуат Мансуров исемен йөртәчәк.

Казанда шулай ук шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури, Казанда туып үскән Советлар Союзы Герое Алексей Панфилов һәм генерал-полковник Михаил Кирпонос урамнары барлыкка киләчәк.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10